Язучының иҗатында ялгызлык темасының төрле яклап ачылуы


  •      “Ялгыз каз” хикәясе. Нинди ялгызлык турында сүз бара әлеге әсәрдә?    Табигать җан ияләрен шулай итеп яраткан: кешеләр дә, тереклек тә  үзенең дөньясында –нәселе, гаиләсе белән яшәгәндә генә бәхетле була. Җан иясе нәселсез, туганнарсыз, гаиләсез калса, ялгыз, бәхетсез була икән. Язучы шуны исбатлый.
  •      Бу фикер “Мәк чәчәге” нәсерендә  дә раслана. Әлеге әсәрендә язучы хайваннар дөньясыннан  үсемлекләр дөньясына күчә. Нәсердәге лирик образ – мәк чәчәге тормыш һәм  табигатьнең ваклыклардан өстен торган бер хакыйкате булып гәүдәләнә. Ялгыз булганда да, яшәүне яратсаң, тормышка өметең югалтмасаң, бәхетле булырга мөмкин икән.
  •            1957 елда язылган “Ялгызлык” хикәясендә нәкъ үзенә хас итагатьлелек, саклык - сабырлык белән Ә.Еники әйтерсең үз алдына уйлана һәм укучысын да уйланырга  чакыра: тирә - ягыбызда әсәрнең төп героинясы Тамара Сергеевна кебекләр   юкмы? Без аларны аңлыйбызмы? Бездән аларга рухи ярдәм кирәкмиме икән? Син ышанган кешеләрнең сиңа хыянәте – болай да авыр булган ялгызлыкны икеләтә тирәнәйтә. Шулай да ничек тә алга таба дә яшәргә кирәк. Искиткеч авыр шартларда да үзеңдә   Тамара Сергеевна кебек яшәү өчен рухи көч таба белергә, Кеше булып калырга кирәк.
  •      “Тауларга карап” хикәясе - үзенә бер мәгънәгә ия булган, шулай ук кеше язмышы, ялгызлык турындагы әсәр. Кеше гомере бер - берсенә ялганып дәвам иткәндә генә яшәү матур була, тормыш та  дәвам итә. Кеше тормышта тау кадәр кайгылар күрә. Кешегә тау кадәр сабырлыклар кирәк бу дөньяда яшәргә. “Тауларга карап” хикәясендә –автор шуны искәртә.
  • Гомереңнең билгеле бер  чорында ялгыз булу - булмау кешенең үзеннән дә торырга мөмкин икән бит. Ә.Еники бу очракны да күздән ычкындырмый. Сине аңламаучылар эштә дә, туганнарың арасында да, хәтта гаиләңдә дә булырга мөмкин бит. Мондый чакта нишләргә? Мондый ялгызлыкка ничек түзәргә?Иң беренче чиратта, гаилә - һәр кеше өчен изге урын булырга тиеш. Гаиләсендә кеше рухи таяныч табарга, күңеле белән аңлау һәм яклау табарга тиеш.  “Тынычлану” хикәясе әнә шул турыда искәртә кебек.
  • Нәкъ шушы мәсьәлә хәл ителмәгәндә, милләтебезгә һәм аның киләчәгенә дә куркыныч янарга мөмкин икән бит. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясе дә менә шуны раслый.
  • Акъәби үзенең күңелендәге соңгы сүзләрен дә балаларына әйтә алмый кала. Тыңлаучы да, тыңларга теләүче дә булмый аны. Бүген өлкән буын кешеләренең күбесе Акъәби хәлендә - ялгыз, яклаучысыз. Үзенең газиз балалары белән аңлаша алмаган  Анадан дә бәхетсезрәк кем бар?! Буыннары арасында бәйләнеш өзелгән милләтнең киләчәге булмаганын аңлаудан да авыррак тойгы да юк...
  •  “Саз чәчәге” , “Рәшә”, “Йөрәк сере”, “Гөләндәм туташ хатирәсе” повестьларында ялгызлык  проблемасы  мәхәббәт, үзенең сөйгәне ягыннан аңлау һәм аңлашу таба алмаган, күңелләре белән ялгыз яшәүче кешеләр үзәккә алына. Байлык, муллык эчендә яшәп тә, исәп-хисап белән яшәү барыбер кешене бәхетсез итә, ялгыз итә.
  • 1955 нче елда иҗат иткән “Саз чәчәге” повестенда исә Ә.Еники  рухи ялгызлыкта яшәүнең кешене битарафлыкка, үз кыйбласын югалтуга алып килүен күрсәтте.  



Комментариев нет:

Отправить комментарий