вторник, 17 мая 2016 г.

Әмирхан Еники иҗатында
Ялгызлык

проблемасы
 Әмирхан Еники – олуг әдип, олуг фикер иясе. Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре... Гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә-моңга-сагышка манып язылганнар. Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә, кулыңа Ә.Еники әсәрләрен аласың.
      Татар әдәбиятында бик хаклы рәвештә Әмирхан Еникине “психолог язучы”, “кеше күңеленең психологы”, “кеше кичерешләрен бирүнең психологик остасы” дип атыйлар. Ә.Еники башлыча кешенең эчке дөньясы, аның хисләре, мораль һәм әхлакый тормышы  белән кызыксына.
     Ул үзе сайлаган теманы бер әсәрдән икенче әсәргә күчерә-күчерә дәвам итә, үстерә, баета, фәлсәфи югарылыкка күтәрә. Әдип иҗатында шундый темаларның берсе - ялгызлык. “Ялгызлык” төшенчәсе Әмирхан Еники иҗатында проблема дәрәҗәсенә күтәрелде, бөтен нечкәлекләре белән төрле яктан ачып бирелде. Кеше өчен генә түгел, барлык җан ияләре  өчен дә ялгызлык төрле халәттә күрсәтелде.